әш-Шәфий - Шифалаучы - авыру-чирләрдән арындыручы димәктер. Тән һәм йөрәк чирләреннән Бер Аллаһ тәгалә генә чын-хакыйкый Шифалаучы. Аның шифасыннан башка шифа юк, һәм Ул гына авыру-чирләрдән арындыра.
әт-Табийб - Ул, чир-авыруның вә дәваның хакыйкатен Белүче, һәм сихәт-сәламәтлек вә шифа бирергә Аллаһ кына кодрәтле димәктер.
Бу ике күркәм исем Коръәндә искә алынмый, ә бәлки пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә (әл-Бухари:5675), (Әбү Дауыд:4207) зикер ителә, Аллаһу әгьләм.
المعلومات
- البرنامج
- تاريخ النشر٢٩ فبراير ٢٠١٦ في ٥:٥٨ ص UTC
- مدة الحلقة٤٤ من الدقائق
- التقييمملائم
