Тасма

Al Su

Үсү турында подкаст. Подкаст о взрослении по-татарски.

Episodes

  1. Sep 24

    Тасма №9: Гүзәл Әхмәтгәрәй, замана хатын-кызы, шәхси чикләр, татарча блог

    Иң зәвыклы милли трендсеттерларның берсе, продюсер һәм блогер Гүзәл Әхмәтгәрәй белән экзистенциаль темалардан алып бүгенге көн татар кешесе темасына кадәр фикер алыштык. Күптән көтелгән ихлас һәм бик җылы әңгәмә! С одной из самых стильных национальных трендсеттеров, продюсером и блогером Гузелей Ахметгараевой поговорили на экзистенциальные темы, поразмышляли об образе современн(ого)ой татар(ина)ки. Получился долгожданный, очень теплый и искренний эпизод! Таймкодлар: 00:00: бу чыгарылышта
 00:57: киттек! 02:29: «син ике төрле Гүзәлне беләсең, мин йөз төрлене» 04:28: Чаллы һәм Казан — кайсысы якынрак? 06:40: шәһәрдән үсү 08:46: шәһәр дә партнер 09:50: илһамлану турында 10:20: амбицияләр турында 11:35: URBANTATAR язмышы 14:35: Гүзәл белән танышу тарихы 16:15: башкаларның максатларына эшләү туйдырды 19:50: «по приколу яшим» 20:33: выгорание-көю турында 22:35: Гүзәлдән аффирмация 24:17: һөнәрдәшләрдән тәнкыйть 26:25: үз чикләреңне аңлау 27:50: «эт кебек улый башла» 29:30: шәһәр татар кызы — кем ул? 34:20: татарча консультацияләр 35:50: татар телен белү — ихтияр көчеңнең күрсәткече 39:30: татарча «кринж» контент 44:29: бүгенге хатын-кыз образы турында фикер йөртәбез 48:53: блиц! 50:26: Гүзәлнең көне нәрсәдән гыйбарәт? 53:53: тасма! Проектка инстаграмда / телеграмда языл: @tasma_podcast. Проектның авторы: Алсу Мансурова (@alsou_mansurova) Проектның администраторы: Карина Алиева Оператор-куючы: Марат Гарифуллин Монтажлау: Хәлил Әхмәтҗанов @holyhohl Тавыш һәм ут кую: «Сиатрум» командасы Декоратор: Аида Яруллина Дизайн: Андрей Морозов SMM: Таңчулпан Гиляҗева Саундбизәлеш: Марат Шәяхмәтов Интро: Руфинә @rufa_fufa Фотолар: Фирүзә Вәлиева Ачык яздырулар «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында уза. «Күрше. Мирас» — Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты гамәлгә ашыра торган «Күрше» фестиваленең бер өлеше. Открытые записи проходят в рамках специального проекта «Күрше. Мирас» — части фестиваля «Күрше», который реализует Институт развития городов Республики Татарстан при поддержке Раиса Республики Татарстан.

  2. Aug 29

    Тасма №8: Эльмира Кәлимуллина, иҗатта кыюлык, әни булу, хатын-кыз «прайм»ы

    Ул нәзәкатле, ул уттай һәм шул ук вакытта бик тирән. Ул — Эльмира Кәлимуллина! 
В этом выпуске моей гостьей стала не просто шикарная артистка, но и интересная, веселая, утонченная татарочка — Эльмира Калимуллина. Говорили с ней о том, как не бояться выражаться через творчество, не ждать наступления прайм эры и просто жить счастливую жизнь. Таймкодлар: 00:00: тизер  01:00: башлыйм 02:06: Казанны сайлау турында  06:10: мультижанрлы артист булу
08:50: «һәр әсәрнең миссиясе бар» 11:30: башка башкаручга дип язылган җырлар  16:10: авторлык иҗатында кыюлык 20:00: Эльмираның иҗаттагы принциплары
22:17: миссиясен билгеләгәнме? кайчан? 23:24: яшь иҗатчының кринж тоюы 25:50: әнилек аша иҗатта яңа этап ачуы 29:08: «бала тудырган вакытта мин аңладым…»
30:50: хатын-кызның «прайм»ы 33:20: бала табудан курку 36:30: әтисенә карата үпкәне җибәрү турында 40:14: бала табу өчен иҗтимагый шартлар яхшы булырга тиешме?
42:38: ир-бала тәрбияләү  45:00: икетелле мохиттә бала тәрбияләү
48:30: иҗатчылар гаиләсе ничек уртак тел таба?
54:10: залдан сорау!
58:13: психосоматика турында 
01:03:00: Тасма!

  3. Feb 20

    Тасма №4: Ләйсән Фәйзуллина, хатын-кызлар дуслыгы, әти-әниләрнең картаюы, кринж була белүТасма №4: Ләйсән Фәйзуллина, хатын-кызлар дуслыгы,

    Сокланып туймаслык! Тасмада кунакта Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән! Ләкин минем өчен ул актриса гына түгел, ә тирән, юмарт энергияле, ихлас кеше дә. Бу эпизодта мультипотенциаль булу, дуслык һәм дуслар эзләү, ярату турында сөйләштек. Моңлы һәм кызык килеп чыкты.  00:00: тизер  01:08: башлыйбыз! 01:40: Алсудан Ләйсәннәр турында фанфактлар 04:05: мультипотенциальлелек турында 11:35: тормыштагы тәртипсез тәртип 13:00: Ләйсән тормышында «переломный» чак 16:19: бию һәм тән белән эшләү файдасы 19:26: хатын-кызлар дуслыгы 23:50: дуслык ничек сынала? көнләшү 25:31: «бостон никахы» турында 28:33: Ләйсәннең иң зур теләге 29:22: ир-ат белән дус булу 31:06: олы яшьтә дуслык эзләү 36:00: без Ләйсән белән ничек таныштык? 36:54: бер урында эшләү деградациягә китерә? 40:40: кринжлану 44:00: тормышта нинди кыйммәтләре бар? 47:01: әти-әниләрнең олыгаюы 49:20: ярату=авырту 52:00 Ләйсәнне әтисе нәрсәгә өйрәткән? 55:00: шәхси тормыш! 59:59: Камал театры кагыйдәләре 01:02:50: татар театрны нәрсә җитми? 01:07:00: мул һәм барысы да булган дөньяда ничек иҗат итәргә? 01:10:29: тасма! Проектның авторы: Алсу Мансурова @alsou_mansurova  Проектны төшерү, монтажлау: Фирүзә Вәлиева Безгә инстада / телеграмда языл: @tasma_podcast

  4. Jan 29

    Тасма №3: Булат Шәйми, Европада яшәү тәҗрибәсе, мәхәббәт, музыкаль планнар

    Блогер, музыкант Булат Шәйми берничә ел Алманиядә торып, кабат Казанга күченеп кайтты. Димәк, эмиграциядәге тормыш, Yummy Music лейблының яңа билгеләнгән продюсеры буларак планнары, taraf төркеме, эчке кичерешләре һәм башка темаларга утырып сөйләшергә вакыт. Сөйләштек! 00:00: тизер  01:02: таныштыру, кереш 02:01: Казанга ияләшү 03:40: яңа вазифа, Yummy Music лейблы планнары 08:39: Булатның Алманиядәге тормышы 12:50: Казан татарлары комьюинитисы 14:00: Чит илдә яшәү тәҗрибәсе һәм Булатның эчке, тышкы үзгәрешләре 17:42: татар креаторлары һәм миллилек тренды 20:18: милли блог алып бару тәҗрибәсе 21:36: Булатның язылучылары кем? 25:11: блогта даимилек  28:31: Yummy Music лейблына продюсер булып килү 30:05: taraf төркеменең иҗади планнары  31:41: «ikenche» альбомы турында 36:10: стресска бәйлелек 40:07: Булат нинди музыка тыңларга ярата? 41:52: татар музыкаль индустриядә нинди жанрлар җитми? 44:44: Казахстан креатив индустриясе моделе  47:55: Булат өчен мәхәббәт ул — … 50:10: соңгы мөнәсәбәтләре 50:50: Булат пар эзли? 54:08: киләчәктә Булат үзендә нәрсәләр үстерергә тели? 55:40: ялгызлык турында 58:24: рухи сәламәтлек һәм фикерләү көче  01:03:38: Булат үзен ничек хис итә? Бәхетлеме? 01:07:38: тасма! Проектның авторы: Алсу Мансурова @alsou_mansurova  Безгә инстада / телеграмда языл: @tasma_podcast

    Тасма №3: Булат Шәйми, Европада яшәү тәҗрибәсе, мәхәббәт, музыкаль планнар
  5. Jan 29

    Тасма №2: Динара Зиннәтова, айтишник белән тормыш, теркәлмәгән никах, татарча стендап

    Бу юлы подкастның кунагы — күпьяклы Динара! Күпләр аны медиа-эксперт буларак белә, ә мин исә аның белән гаилә тормышы, эчке борчулары турында сөйләштем.  00:00: бу чыгарылышта нәрсә турында сөйләшәбез? 01:10: кереш 02:00: ни өчен Динараны таксида йөрү борчый? 04:35: Казан Динараны ничек каршы алган 07:14: креаторлык оеткылары кайчан барлыкка килгән 09:44: it-өлкәгә кереп китү 11:26: «че гуглит татар кызы» проекты турында 12:35: яңа медиа ачып җибәрү  14:24: креаторлык ресурсы 17:16: стендаперлар белән эшләү 20:00: it Динарага ничек ярдәм итә 21:01: татарча стендаперлар берләшмәсе  25:50: илһамландаручыларның тормыштагы роле  27:04: Динара гаиләдә нинди? 27:52: туганнардан «претензия»  30:56: айтишник хатыны булу ул... 33:33: Динарага ни өчен оят? 35:30: дайсон историясе 38:36: «гражданский брак»  43:50: Динара өчен йорт ул - ... 45:18: чит илгә күченү турында 47:13: әти-әни йорты 49:25: авыл кызының шәһәр мохите белән очрашуы 50:50: мәдәни тусовкада үз-үзеңне «не в своей тарелке» итеп тою 01:02:10: бала үстерү 01:04:00: үзтәнкыйть белән көрәшү 01:09:29: Алсу бу подкастта нинди сорауларга җавап эзли 01:11:50: зумерлар буынын нинди киләчәк көтә? 01:13:45: «ностальгия мизгеле»

  6. Jan 26

    Тасма №1: Гүзәлә, 25 һәм 30 яшь кризисы, әти-әнине тәрбияләү, финанс грамоталылыгы

    Сәлам! Элемтәдә — татар телендә чыгачак яңа DIY подкаст һәм аның авторы Алсу. Кунакларым белән төрле темаларга сөйләшәчәкбез: ни кадәр еракка керүебезне әлегә белмим, әмма чамалыйм. Шуңа, язылыгыз, фикерләр калдырыгыз!💙👋 Тайм-кодлар: 0.00: тизер 1:09: автордан кереш 1:50: кунак белән танышу 3:00: яшәү ритмы һәм режимы турында 5:10: салкын ел фасылларына әзерләнү 10:02: «гиперчувствтельный» кешеләр турында 14:55: социаль челтәрләрдә эчке халәтне күрсәтү импульсы 28:00: финанс грамоталылыгы турында 33:40: 25 яшь һәм башка кризислар 35:20: әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне «иминләштерү тәҗрибәсе» 45:00: үзеңнең кем икәнлегеңне белмәү нормальмы? 56:40: ашаудан ләззәт алу 58:41: укытучы баласы булу 01:01:00: Гүзәлнең тормышында шигърият нинди рольдә? 01:10:30: Тасманың ритуалы!

    Тасма №1: Гүзәлә, 25 һәм 30 яшь кризисы, әти-әнине тәрбияләү, финанс грамоталылыгы

About

Үсү турында подкаст. Подкаст о взрослении по-татарски.