Әл-Хәийи - Аллаһ тәгаләгә үлем вә фанилык (бетү) юк һәм мөмкин түгел. Ул бу нәрсәләрдән пакь, саф вә ерак, һәм Ул Мәңге Тере, Калучы.
Коръәндә 5 урында искә алына, мәсәлән:
әл-Бәкара:255
Әли-Гыймран:2
Таһә:5
әл-Фуркан:58
Га-фир:16
һәм шулай ук күп кенә хәдисләрдә зикер ителә.
Әл-Каййум - Үзлегеннән Бар Булучы, Барлап Торучы
Ул Үзлегеннән Бар булучы, һәм беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Аллаһ Үзенең камиллегендә вә сыйфатларында бернинди үзгәрешсез, тәэсирсез даими Калучы, һәм Ул барча мәхлукъларның тереклеген, яшәешен тәртиптә тотып Барлап Торучы!
Бу исем Коръәндә 3 урында искә алына, мәсәлән: әл-Бәкара:255
Әли-Гыймран:2
Таһә:111
"әл-Каим" дип әр-Рагьд:33 сүрәсендә искә алына, һәм шулай ук күп кенә хәдисләрдә зикер ителә.
信息
- 节目
- 发布时间2016年2月22日 UTC 06:46
- 长度41 分钟
- 分级儿童适宜
